Татарстанда хатын-кызларның вакытыннан алда пенсиягә чыгу очраклары турында сөйләделәр
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда хатын-кызларның вакытыннан алда пенсиягә чыгу очраклары турында сөйләделәр

Берничә бала тапкан хатын-кызлар вакытыннан пенсиягә чыга ала.

Татарстанда әниләргә нинди пенсия ташламалары барлыгы хакында «Татар-информ» яза.

Ике баласы булу

Ике бала тапкан хатын-кызлар вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукына ия. Ләкин түбәндәге шарт үтәлергә тиеш: аның гомуми иминият стажы кимендә 20 ел булырга тиеш. Шуларның 12 елы ерак төньяк районнарында яки 17 елы – аларга тиңләштерелгән җирләрдә эшләнергә тиеш.

Бу очракта Татарстанда яшәүче хатын-кыз пенсиягә 10 елга иртәрәк – 50 яшьтә чыгарга хокуклы.

Өч бала аналары өчен вакытыннан алда пенсиягә чыгу

Өч бала тапкан һәм 8 яшькә кадәр тәрбияләгән аналар 57 яшь тулгач, пенсиягә чыгуга исәп тота алалар. Әмма моның өчен кимендә 15 ел хезмәт стажы булырга тиеш

Дүрт баласы булу

8 яшькә кадәр тәрбияләгән дүрт бала аналары да вакытыннан алда – 56 яшьтә пенсиягә чыга ала. Әмма моның өчен кимендә 15 ел эшләргә кирәк.

Биш бала өчен вакытыннан алда пенсия

Биш бала тапкан һәм тәрбияләгән хатын-кызлар 50 яшьтән пенсия белән тәэмин ителүгә исәп тотарга хокуклы. Әмма моның өчен шулай ук кимендә 15 ел иминият стажы булырга тиеш.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

https://vatantat.ru

 

 

 

 


Нет комментариев