Керкәледә авыл эчендәге проблемалы участокларга таш җәю эше башкарылды
РАЙОН ТОРМЫШЫ

Керкәледә авыл эчендәге проблемалы участокларга таш җәю эше башкарылды

Авыл өчен мөһим эшләр.

Узган ел Керкәле авылында  яңа суүткәргеч төзү эшләре башкарылган иде. Шунлыктан авыл эчендәге юлларның торышы начарланды. Бигрәк тә яңгырлар яугач, урамнан үтеп йөреп булмый башлаган. Ә быел, белгәнегезчә, Ходай яңгырны бик күп яудыртты. Керкәлеләргә тагын да мәшәкатьләр тудырды. 

Авыл җирлеге социаль челтәрдә хәбәр иткәнчә, проблемалы участоклар, аерым алганда, Тукай һәм Җәлил урамнарында таш салу эше башкарылган. Халык иминлеге һәм куркынычсызлыгы өчен эшләнелгән эшләр дәвамлы булсын. 

 

фото: авыл җирлегеннән

Авыл эчендәге юллар начар хәлгә килгән иде. 

Авыл халкы уңайлыгы өчен


Нет комментариев