Лениногорск хастаханәләрендә дәваланучылар тавыш бирүдән читтә калмый
Үзәк хастаханәдә дәваланучылар өчен 19 нчы сентябрьдә актлар залында ябык сайлау участогы эшләде. Тавыш бирү иртәнге 8 дән башланды.
Тавыш бирергә керүчеләр өчен бөтен уңайлыклар каралган иде. Аларны сайлау участогына тән температураларын үлчәп, саклану чараларының барысын да төгәл үтәп керттеләр. Керү һәм чыгу юллары аерым ясалган иде.
“Сайлаулар вакытында авырып китеп, хастаханәгә эләгүчеләргә, үзләренең гражданлык бурычын үтәү мөмкинлеге бирелергә тиеш. Үз аяклары белән сайлау бүлмәсенә төшә алганнарга ярдәм итеп, монда алып төштек, ә урын өстендә ятучылар янына урна алып үзебез менәбез,”- ди 1810 нчы ябык сайлау участогы рәисе Зөлфия Мугинова.
Шушындый ябык сайлау участоклары Лениногорскиның башка хастаханәләрендә дә эшли. Бүгенге көндә медсанчастьтә, туберкулез авыруларына каршы, тире- венерология диспансерларында, бәби тудыру йортында булучылар да, бер кая да чыкмый гына тавыш бирә алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев