Мәгдия Нуриәхмәтова: барыр юлларында – якты маяк
Яшәү яме
Матурлык ярата ул. Өендә күңел җылысы белән чиккән сөлгеләрендә, кулъяулыкларда чәчәк бизәкләре – күз явын алырлык, 89 яшенә йорт ишегалдындагы клумбаларда чәчәкләр үстергән, шушы чәчәкләрдән ямь, гүзәллек белән тирә-яктагыларга матурлык бүләк иткән. Сүзем - олы тормыш юлы узган, авырлыклар күрсә дә, яшәү ямен югалтмаган, “хезмәт ветераны” исеменә лаек булган Мәгдия Галяутдин кызы Нуриәхмәтова турында.
Бу көннәрдә ул үзенең гомер бәйрәме – 90 яшьлеге уңаеннан бик күп котлаулар кабул итә. Аны Төмәннән, Мәскәүдән, Казаннан, Уфадан һәм башка бик күп җирдән котлыйлар. Ул үзе барысы белән дә ачык күңелле, рәхәтләнеп сөйләшә. Зур хөрмәткә лаек юбилярны күпфатирлы йорт ишегалдындагылар да үз итә, “тетя Маша” дип йөртәләр. Туганнарына ул – Алма апа. Өч улы һәм киленнәре өчен – кадерле әни. Җиде онык һәм өч оныкчык өчен ул – нәнәйка, әби.
Тирә-яктагылар өчен, якыннары өчен Мәгдия Галяутдин кызы – үрнәк. Көр күңелле булып, картлыкка бирешмичә яши белә. Зур, зәңгәр күзләрендә кызыксынучанлык, тирә-якны ярату чагыла. Күпләрне сокландырырлык итеп яши белә.
Мәгдия әби Башкортстанның Иске Балтач районы Иске Уразай авылында 1936 елның 2 июлендә туа. Балачактан ук көчле булырга, авырлыклар бирешмәскә өйрәнә. Язмыштыр инде, кечкенә чагында ук аягын имгәтә, шуның аркасында авырлык белән йөргән. Аларның өенә балаларны мәктәпкә яздыручы укытучы килә. Ул аңа: “ Әгәр синең аягың белән проблемалар бар икән, без сине быел мәктәпкә ала алмаячакбыз, әмма әгәр бер ел эчендә яхшы итеп йөри башласаң, син бездә укый алачаксың”, - дигән.
Шулай дигәч, кызда өмет уяна. Аның бик тә укыйсы килә бит. Могҗиза әкияттә генә түгел, чынбарлыкта да була: табиблар ярдәмендә ул җайлана. 1953 елда, 7 классны тәмамлаганнан соң, аны абыйсы Лениногорскига алып килә. Абыйсы Ясәви гаиләсендә 4 ел яши. Эшкә урнашырга дип баргач, аны өйрәнүче буларак та эшкә аласылары килмәү белән очраша. Бәләкәй буйлы, ябык кына булганга, эшне башкара алмас дигәннәрдер инде. Ниһаять, ул чактагы Жданов урамындагы Лениногорск җылылык челтәрләренә мунча ягучы итеп эшкә алалар. Аннары аның тырышлыгын күреп, котельный операторына укырга җибәрәләр.
Аннары тормыш юлында булачак ире – Мөдәррис очрый. Ул аны әти-әнисе йортына, Подлесный поселогындагы йортка алып кайта.
“Элек киленне, традиция буенча, мендәргә бастырганнар бит. Булачак кайнанам әйтә, менә ишек төбендәге мендәргә басыгыз башта, аннары өйгә узарсыз, ди. Өй эченә узуым гына булды, кайнана мине аш бүлмәсенә алып китте дә, менә сиңа су, менә сиңа он. Әйдә, токмачка камыр бас, диде”, - дип үткәннәрне искә ала Мәгдия әби.
Авыл кызы буларак, ул, әлбәттә, токмач ясый белгән. Ләкин чит җирдә, чит кешеләр янында каушата. “Токмачка дигән җәймә бик үк түгәрәк формада килеп чыкмады. Үзем борчылам инде. Кайнана-әнине чакырдым да, бик дөрес, тигез итеп килеп чыкмады, дидем. Ул миңа камырны дүрт өлешкә бүлеп, берсе өстенә икенчесен куярга кушты, тигезләнә ул аннары, диде”. Яшь килен ашын барысы да мактап ашаган. Шулай итеп, сынауны уза, бу өйдә үз кеше була.
“Шулай матур гына яшәп торганда, иремне армиягә алдылар. Без ул көнне Керкәле Сабан туенда идек, кайткач ирем әйтә: “Мине армиягә алалар”, ди. Мин бик борчылдым. 7 айлык улыбыз Рафаил белән берүзем каламмы, дим. Ләкин китәр алдыннан шофер булып эшләгән Мөдәррис, военкоматтан сорап, улым белән безгә торыр урын бирүләрен кайгырткан. Колхоз урамындагы барактан бүлмә бирделәр. Барак булса да, үзебезнеке иде. Ә аннары инде без уңайлы фатир алдык”, - дип сөйли ул.
Мәгдия апаның өч улы: Рафаил, Наил, Айрат әйтүләренчә, әтиләре гел эштә була, үз үрнәгендә тәрбия бирә. Әниләре исә күбрәк өйрәткән улларын. Дөньяга киңрәк карарга, зур максатлар куярга, аларга ирешүдә үзеңне җаваплы тотарга дип өйрәткән. Әниләре мәктәп тормышы белән дә хәбәрдар була, хоккей белән кызыксындыра, җәмәгать эшләрендә катнаштыра. Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз дип, аларны яшелчә үстерергә, куян, үрдәк, казлар үстерергә, чиратлашып өйләрне җыештырырга өйрәтә. Бу тырышлыклары бушка китми: өчесе Лениногорск нефть техникумын тәмамлый, югары белем алалар һәм дәрәҗәле урыннарда эшлиләр. Бүген дә хоккейны ташламыйлар, төрле турнирларда Лениногорск ветераннары командасында уйныйлар.
Үз насыйп ярларын табып, матур тормыш, бәхетле гаилә төзи белгәннәр. Аларның әниләренә карата булган яратуы, хөрмәте – чиксез. Кызганыч, 2002 елда, 64 яшендә әтиләре вафат була. Мәгдия әби менә бер ел инде төпчек улы Айрат гаиләсендә яши. Улы Рафаил һәм хатыны Наилә, улы Наил һәм хатыны Гөлнара Сургутта яшиләр. Ара ерак дип тормыйлар, әниләре янына еш кайталар.
Ә оныклар – нинди акыллы, мөһим, кирәкле һөнәрләр алганнар: табиблар, җәмәгатьчелек белән элемтә хезмәткәре, ерак чит илләрнең берсендә илчелек хезмәткәре, өчесе нефть промышленносте белгечләре. Оныклардан берсе әле студент, ул мәгълүмати технологияләр һәм телләр буенча белем ала.
«Нәнәйка безне кечкенәдән үк кул кушырып утырмагыз, нәрсә белән булса да шөгыльләнергә кирәк дип өйрәтә, - дип уртаклаша улы Наилнең кызы Гүзәл Нуриәхмәтова. – Бу яктан ул безнең өчен илһам чыганагы: узган елга кадәр подъезд янында чәчәк түтәлләре үстерде. Аның өендә музейдагы кебек чисталык һәм матурлык. Ә ул пешергән коймак һәм печенье бик тәмле. Күп итеп пешерә дә, аннары барлык оныкларына, оныкчыкларына тарата”.
Мәгдия әби күптән спорт җанатары булып тора, элегрәк «Нефтяник» командасы өчен җан аткан, турнирларны калдырмаган, аның хәтта Боз сараенда үз тамашачы урыны да булган, аны анда эшләүче персоналлар да, уен карарга килүчеләр дә белгән. Бүгенге көндә «Ак Барс» хоккей командасы өчен җан ата. Уеннарның бөтен календарен белә, турнирдан соң уллары белән фикер алыша.
Мәгдия Галяутдин кызының 90 яшьлек юбилее – туганнары өчен зур вакыйга. Алар аңа саулык-сәламәтлек тели, озак еллар аның көр күңелле булып яшәвен телиләр.
Хезмәтне ярату, тормышны, кешеләрне ярату, балаларны кайгырту белән узган еллар Мәгдия апа күңеленә җылылык салган.
Язма тулысы белән Заман сулышы газетында басылды
фотолар: гаилә архивыннан


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев