Махсус хәрби операция катнашучысы, «Батырлар» программасы финалисты Динар Латыйпов хәләл җефете Алинә һәм балалары белән бергә ТНВдагы «Гаилә белән сайлыйбыз!» телемарафоны кунагы булды. Гаилә студиядә бер-берсенә ничек ярдәм итүе һәм балаларын ничек тәрбияләве турында сөйләде.
Алинә Латыйпова ире хәрби хезмәттә булган вакытта якыннары белән аңа ничек ярдәм итүләре турында сөйләде. Аның сүзләренчә, аның исән-имин кайтуын сорап, балалары һәм башка туганнары һәрвакыт догада булган.
«Бик күп төнге намазлар укылды. Балалар, туганнар, әти-әниләр – һәркем хәленнән килгәнчә ярдәм итте, Аллаһ Тәгаләдән аның исән-сау кайтуын сорады», — дип сөйләде ул.
Латыйповлар гаиләсендә өч бала тәрбияләнә: 14 яшьлек Әдилә, 12 яшьлек Кәмилә һәм дүрт яшьлек Әхмәт. Алып баручыларның сорауларына җавап биреп, кызлар әтиләренең кырысрак булуын әйтте. Шул ук вакытта, аларның сүзләренчә, ул балаларга беркайчан да җәза бирми, ә сүз белән аңлатырга тырыша.
Тәрбия принциплары турында сөйләгәндә, Динар Латыйпов гаиләсенең төп кыйммәтләренең берсе хөрмәт булуын әйтте. Балаларны бер-береңне, туганнарны, өлкәннәрне һәм Ватанны хөрмәт итәргә өйрәтәбез, диде ул.
«Әгәр якыннарыңны хөрмәт итмәсәң, туганлык җепләре дә булмаячак. Безнең өчен бу — иң мөһим кыйммәтләрнең берсе», — дип ассызыклады Латыйпов.
Нет комментариев