Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россиядә начар укыган өчен кайбер студентларга җәза бирергә тәкъдим иттеләр

Фән һәм югары белем министрлыгы максатчан программа буенча белем алучы студентларга начар укыган өчен җаваплылык кертергә ниятли.

Хөкүмәтнең шул хактагы карар проекты норматив хокукый акт проектлары порталында дөнья күргән. Бу турыда РИА Новости яза.

Документта билгеләп үтелгәнчә, уку өчен түләүче потенциаль эш бирүче билгеле бер дисциплиналар, модульләр һәм практикалар буенча студентның өлгерешенә бәя бирәчәк. Заказчы икедән дә ким булмаган аттестация нәтиҗәләре нигезендә ниндидер санкцияләр куллана алачак.

Җәза бирүнең ике варианты каралган: килешүне өзү яки студентка матди ярдәмне киметү.

Беренче вариантта потенциаль эш бирүче башта студентка хәлне төзәтүдә (шул исәптән өстәмә белем алу хисабына да) ярдәм итәргә тиеш. Әмма килешүне өзгән очракта аңа уку бәясен кире кайтарырга туры киләчәк.

Проект нигезендә, карар 2023 елның 1 сентябрендә үз көченә керә. Ул 2029 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә була.

 https://tatar-inform.tatar

фото: https://www.pexels.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев