Ул – безнең горурлыгыбыз, үз ягының – яраткан улы. Үзе безнең арада булмаса да, әсәрләре, иҗаты мәңгелек.
Лениногорскиның Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә якташыбыз, Татарстанның халык язучысы, Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе, С.Сөләйманова исемендәге премия лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Гәрәй Рәхимнең тууына 85 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе узды.
Чарада Казан, Әлмәт, Лениногорск шагыйрьләре-язучылары, шагыйрьнең тормыш иптәше – Диләрә ханым, Г.Рәхимнең бертуган сеңелесе Вера ханым, Ш.Бикчурин исемендәге “Чишмә” берләшмәсе әгъзалары, шагыйрьнең авылдашлары, якташлары, аны хөрмәт итүчеләр, гомумән, әдәбият сөючеләр катнашты.
Искә алу кичәсендә Гәрәй Рәхим турында бик күп җылы истәлекләр яңгырады, хатирәләр яңарттылар, искә төшерделәр. Чарага килүче һәркемнең әйтер сүзләре күп иде.
«Аның эшләгән изгелекләре күп, гаҗәеп дәрәҗәдә гүзәл кеше булып истә калды, күңеле матур иде, - диде Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат. - Берничә генә мисал китерәсем килә. 1980-1987 елларда Гәрәй Рәхим РСФСР Язучылар берлеге идарәсендә Урал һәм Идел буе төрки әдәбиятләр комиссиясенең җаваплы сәркатибе һәм РСФСР милли әдәбиятләр эше буенча баш консультант булып эшләде. Кол Галинең 800 еллык юбилее ЮНЕСКО дәрәҗәсендә уздыруның башында Гәрәй Рәхим торды. Шулай ук Гәрәй Рәхим 1992 елда ике томлы «Татар шигърияте антологиясен» әзерләп чыгарган кеше. Аллаһка шөкер, быел антологиянең өч томлыгы да чыкты».
Кичәдә шулай ук балалар шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рафис Корбан язучылар оешмасы җитәкчесе булып эшләгән елларда Гәрәй Рәхимнең оештыру эшләре буенча зур ярдәм күрсәтүе турында да бүлеште. “Без Гәрәй абый белән очрашуларга еш йөрдек. Аның белән икәү Лениногорск якларына да кайткаладык. Нәшрият эше белән шөгыльләнә башлаганда, иң беренче чыгарган китабым – Гәрәй абыйның биш томлыгы иде”.
Әлмәт шәһәрендә гомер итүче якташыбыз, шагыйрә, чәчмә әсәрләр остасы Рәмзия Габделхакова фикеренчә, Гәрәй Рәхим халык күңелендә шаян шигырьләре, пародияләре, юморны яратучы язучы буларак кереп калган.
Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр туган як шәхесләрен онытмаулары өчен, хөрмәтләүләре өчен лениногорскилыларга, аерым алганда, үзәк китапханәгә, “Чишмә” берләшмәсенә рәхмәтен җиткерде.
Искә алу кичәсендә Гәрәй Рәхимнең тормыш иптәше – Диләрә ханым катнашуы да җылылык өстәде. Ул үз чыгышында Г.Рәхим исән вакытта аңа багышлап язган шигырьләр белән таныштырды, Г.Рәхимнең иҗатын барлаган, хөрмәт иткән өчен тамашачыга тирән рәхмәтен белдерде.
“Без гаиләдә дүрт бала үстек: ике кыз, ике малай, - дип истәлекләре белән уртаклашты бертуган сеңелесе Вера апа. – Гәрәй абый белән яшь аермабыз – биш кенә. Гел бергә йөрдек, клубка да бергә чыгабыз. Арада бернинди серләребез юк, шулкадәр якын булдык. Безнең өйгә иң беренче булып аяк баскан язучы – ул Шамил Бикчурин иде. Еш килә иде. Соңрак Альберт Хәсәнов, Рөстәм Мингалимовлар безнең авылда булдылар”.
Ш. Бикчурин исемендәге «Чишмә» иҗат берләшмәсе җитәкчесе Таһир Шәмсуаров, ветераннар Фәйзи Хөснуллин, Люция Ильина да үз истәлекләрен сөйләделәр. «Чишмә» иҗат берләшмәсе әгъзалары шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар.
Чыгышлар арасында якташыбыз, композиторЛюдмила Аланлы Гәрәй Рәхим сүзләренә язылган җырларын башкарды, Федотовканың «Аланлык» керәшен ансамбле, Ләйсән Шәмсуарова башкаруындагы җырлар һәркем күңеленә хуш килде.
Фикер
Люция Ильина, авылдашы, мәгариф идарәсе ветераннар советы рәисе:
- Федотовкада узган чаралар булсынмы яки Татарстан күләмендә үткән чаралармы – Гәрәй Рәхим булганда Татарстан язучылары белән бергә чараларны үткәрә идек. Без аны бик хөрмәтләп искә алабыз. 1964 елның 14 августында мин укытучы булып Федотовка авылына килдем. Шул көнне Гәрәй Рәхим җитәкчелегендә Казаннан бер төркем студентлар концерт куйдылар. Ул традиция бездә озак вакыт дәвам итте. Минем иремнең якын дусты, гомумән гаилә дустыбыз булды. Берничә мәртәбә бездә кунган чакта, Степан белән төннәр буе сөйләшеп чыга иделәр, башта ул Степанны җырлата иде, аннары үзенең шигырьләрен сөйли иде. Ул иҗаты белән безне тәрбияләде, Федотовканы олылады.
Язманы тулысы белән «Заман сулышы» газетында 18 сентябрь санында укый аласыз.
Р. Мостафина фотолары
Нет комментариев