Район аграр предприятиеләре үсемлекчелекнең бер юнәлеше буларак – көнбагыш үстерәләр. Аннары аны май заводларына озаталар. Район кырларында быел көнбагыш 11 987 гектарда чәчелгән.
Күптән түгел авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре белән район аграр хуҗалыкларындагы алдынгы комбайнчыларны бүләкләгәндә, фермер Фәнзәт Хәбибуллин: “Быел безнең хуҗалыкта көнбагышлар бик матур, куе булып үсте. Сезгә дә күрсәтим әле”, - дип көнбагыш басуларына алып барды.
“Хәбибуллин Ф.З” фермер хуҗалыгында көнбагыш 420 гектар мәйданда чәчелгән. Җитәкче әйтүенчә, быел ашлама ярдәмендә үстереп караган. “Көнбагыш үсә торган кырларга сыек төрдәге минераль ашлама: карбомид-аммиак кушылмасы (КАС) керттек. Файдасы булды. Көнбагышлар, күз тимәсен, нык булып, куе итеп үстеләр”, - ди Фәнзәт Зиннәтуллович.
Ә сыек минераль ашламаны фермерга сатып алырга туры килгән. КАС – бөтен төр культураларга да ярый. Районыбызда берничә хуҗалык аны үзләрендә ясый.
Көнбагыш – соң суктырылып алына торган культураларның берсе. “Суктыру артык озакка да сузылса, көнбагышның сыйфаты төшә, коелу ихтималы зур. Димәк, салган хезмәтеңнең бер өлеше юкка чыга, дигән сүз. Чәчкәннән соң әле, рәт араларын берничә кат эшкәртеп, ашламасын, чүп үләннәренә каршы гербицидын кертергә кирәк”, - ди фермер хуҗалыгы җитәкчесе.
Көнбагыш үстерү өчен уңай һава торышы кирәк, көз тәмамланганчы, көнбагышның өлгерүе кирәк. Кыш җиткәндә җыеп алынуында бернинди куркыныч нәрсә юк икән. Әлеге культура салкыннарга чыдам.
“Хәбибуллин Ф.З” фермер хуҗалыгында көнбагыштан май сыга торган аппарат бар, шунлыктан җыеп алынган уңышның бер өлеше хуҗалыкта кала.
“Быел безнең фермер хуҗалыгы өчен финанс яктан сынау елы булды. Сөткә бәя нык төште, ягулык-майлау материалларына, запас частьларга бәяләр артты. Авыл хуҗалыгы тармагы зур көч, зур финанс средстволары таләп итә шул. Җитештергәнгә бәя юк”, - ди бик озак еллар фермер хуҗалыгы җитәкчесе булып эшләүче Фәнзәт Хәбибуллин.
Р. Мостафина фотолары

Нет комментариев