Лениногорскиның 30нчы балалар бакчасы коллективы “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесенең профилактика бүлеге начальнигы Эльвира Кирдянова белән берлектә рейд үткәрделәр.
Рейд автомобильләрдә куркынычсызлык каешын эләктерүгә багышланган иде.
Балалар бакчасына керү юлында махсус жилетлар кигән балалар һәм тәрбиячеләр иртән бакчага сабыйларын машинада китерүче әти-әниләрне каршы алдылар, аларга юл хәрәкәте кагыйдәләре язылган белешмәлекләр тараттылар һәм автомобиль эчендә балалар автокреслолары барлыгын тикшерделәр.
Эльвира Кирдянова исә балаларның әти-әниләренә: “Баланың машинадагы тормышы сезнең җаваплылыктан тора”, - диде.
Нет комментариев