Күптән түгел электр җиһазларын монтажлаганда кагыйдәләрне бозу аркасында Сарабиккол авылы Советская урамында йортта янгын чыкты.
Янгынның күршедәге корылмаларга да күчү куркынычы бар иде, дип хәбәр итә янгын сүндерүчеләр.
Тиз арада янгын сүндерүчеләр ялкын телләре белән “көрәште”. Бәхеткә. Зыян күрүчеләр юк.
Янгын куркынычсызлыгы каыйдәләренә игътибарлы булыгыз. Тормышыгызны куркыныч астына куймагыз.
Нет комментариев