Ике көндә Татарстан сайлаучыларының 57 проценттан артыгы тавыш биргән.
Лениногорск мэриясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 18 сентябрь көне нәтиҗәсе буенча шәһәрдә 70 процент халык, ә районда 75 процент халык үз тавышларын биргән.
Бүген VIII чакырылыш Россия Дәүләт Думасына сайлауның өченче - йомгаклау көне уза.
Лениногорскида сайлау участоклары кичке 20.00 сәгатькә кадәр эшлиячәк.
Нет комментариев