Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сугышлы авылында сайларга килүчеләрне бик матур күргәзмә белән каршы алалар

Күргәзмә бик бай һәм матур.

Сугышлы мәдәният йортында эшләүче хезмәткәрләр сайлау участогында матур күргәзмә әзерләгән. "Бакчадан яшелчәләр, бәрәңге алганда, моның кирәге чыгар әле дип, үзенчәлекле формада үскән бәрәңге, чөгендерләрне гел җыя тордык. Һәм әлеге "неформат" яшелчәләрдән сайлауга күргәзмә оештырдык", - ди мәдәният йорты хезмәткәре Сиринә Галимова.

Күргәзмәдә үзенчәлекле яшелчәләрдән тыш, галәмәт зур кабак, моннан тыш алма, виноград, кабачки бар. Шулай ук чигелгән кулъяулыклар, эскәтерләр, ашъяулыклар да урын алган.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан да оештырылган күргәзмә аерым урын алып тора.

Сугышлыда халык Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда актив катнаша. Беренче көнне, 17 сентябрьдә халык шактый килгән. Тавыш бирергә күпчелеге иртәнге якта һәм төшкә таба күп килә икән. 17 сентябрь көнне иң беренчеләрдән булып сайлау участогына Рәмзия  Ганиева килгән. Аңа 59 яшь. Озак еллар колхозда эшләгән. "Еллар тыныч булсын, безгә пенсия биреп торсыннар дип сайлауга килдем", - ди ул.

Сайлау участогында санитар таләпләр үтәлә.

Рәмзия ГАНИЕВА, сайлауга килгәч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев