Сочида чаңгыда трамплиннан сикерү буенча Россия Чемпионаты узды, дип хәбәр итә “Олимпия резервы” спорт мәктәбе.
Составында Лениногорск спортчылары булган Татарстан командасы Чемпионатта бронза медаленә лаек була.
Команда составында лениногорскилылар: Александр Логинов, Руслан Әхмәтшин, Марс Садриев һәм Әлмәттән Эмил Кәлимуллин иде.
Трнерлары – Николай Герасимов.
Ярышларда Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Магадан өлкәсе, Пермь крае, Свердловск өлкәсе, Красноярск крае, Башкортстаннан һәм Татарстаннан спортчылар катнашкан.
Фотолар: спорт мәктәбеннән

Нет комментариев