ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР рубрикасы буенча яңалыклар
-
Фольга белән кайчы үткенләргә мөмкин
Фольганы кайчы үткеннәр өчен дә, көмеш кашыкларны ялтырату өчен кулланырга мөмкин.
-
Ит сатып алганда кайсы өлешен сайларга?
Бу хакта без үз хуҗалыгында шактый еллар күп итеп мал асрап, ит сату белән шөгыльләнгән, авылда “тәмле куллы” сугымчы буларак билгеле Арча районының Ашытбаш авылында яшәүче Рәис абый Шәкүровтан белештек, дип яза «Шәһри Казан» сайты.
-
Пешкән ипи матур булып күренсен өчен нәрсә эшләргә кирәк? (файдалы киңәшләр)
Кәбестәне пешергәндә өстенә капкач япмагыз. Пешеп җитәр алдыннан әз генә аш серкәсе һәм шикәр комы өстәгез. Шулай эшләгәндә кәбестәнең тәме бөтенләй икенче була.
-
Салат ясаганда җылы яшелчәләр белән салкынын бергә кушарга ярамый (хуҗабикәләргә файдалы киңәшләр)
Лавр яфрагын аш пешеп чыгарга – 5 минут кала, ә икенче ашлар пешәргә 10 минут кала салалар. Юкса ризыкта ачы тәм барлыкка килергә мөмкин.
-
Бәрәңге турында файдалы киңәшләр
Хуҗабикәләргә көндәлек тормышта кирәк булган киңәшләр тәкъдим итәбез.
-
Иске сөлгедән палас ясыйк
Иске сөлгеләрне ташларга ашыкмагыз, алардан юыну бүлмәсенә, мунчадан чыккач басып тору өчен, палас үрергә була.
-
Йомырка кабыгы керне агарта
Йомырка кабыгын җылы су белән чайкаткач, савытка салыгыз һәм яртылаш су тутырыгыз.
-
Яран гөлгә йод кирәк
Яран гөлне яратмаучы хатын-кыз бармы икән ул? Аның бит аллы-гөлле чәчәкләре бөтен тәрәзә төбен яктыртуы, хуш исен таратып утырулары...
-
Сырганакның файдасын күрик
Башыбызны сырганак шампуне белән юсак, чәч сынмас, кибеп корымас, коелмас, тамырлары сәламәтләнер, ныгыр. Нәтиҗәдә, чәчебез табигый рәвештә җемелдәп торыр, башыбыз кавыкланмас.
-
Ялга җыенучыларга киңәшләр: көчле җил һәм яшен вакытында нишләргә?
Табигатькә ялга җыенучылар өчен киңәшләр.
-
Балың сыйфатлымы?
Гәрәбә кебек ялтыравы һәм кристал сыман үтә күренмәлелек – иске балны җылытып эреткәннәр, аңарда файдалы матдәләр калмаган.
-
Барбекю рәшәткәсен, шампурларны тиз чистарту ысулы
Шашлык пешергәннән соң аның рәшәткәсен тиз һәм ансат кына юып кую ысулы бар.
-
Орхидея еш һәм шаулап чәчәк атсын өчен нишләргә?
Орхидея еш һәм шаулап чәчәк атсын өчен аны сарымсак белән тукландырырга кирәк икән. Ул чәчәкнең тамыр системасын ныгыта, бактерияләрдән саклый.
-
Юкә чәчәгенең файдасы нинди
Юкә чәчәгенең файдалы сыйфатлары борынгыдан билгеле. Аның дәвалау нәтиҗәсен химик составы белән аңлатып була.
-
Гладиолус үстерүнең 10 мөһим кагыйдәсе
Гладиолусларның нинди генә төслеләре, нинди генә формадагылары юк! Төрлелекләреннән бигрәк, купшылыкларына исең китәрлек.