Нинди кайнатма иң файдалысы?
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Нинди кайнатма иң файдалысы?

Кайнатмаларның берсе кан басымын төшерә, икенчесе салкын тигәндә булыша.

- Сырганак кайнатмасы С витаминына бай, ул югары температурада эшкәрткәндә дә саклана. Сырганак кайнатмасын шәп антиоксидант, табигый антибиотик дип атарга була. Ул зарарлы бактерияләр килеп чыгуын һәм үрчүен булдырмый.

- Кизил кайнатмасы ашказаны, эчәклек, бөер һәм бавыры авырткан кешеләргә файдалы. Ул баш авыртудан да ярдәм итә.

- Айва кайнатмасы астма булганда, салкын тигәндә файдалы.

- Мүк җиләге кайнатмасы кан басымын төшерә, кандагы холестерин күләмен киметә, йөрәк авыртканда, физик йөкләнеш зур булганда ярдәм итә.

- Миләш кайнатмасы кан басымын көйли, акыл һәм физик йөкләнеш вакытында ярдәм итә.

- Кавын кайнатмасы кан ясалу процессларын яхшырта, стресс белән көрәш өчен ярдәм итә.

 

Интертат

 https://tuganaylar.ru

фото: ясалма интеллект ярдәмендә

 


Нет комментариев