Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Бер сыекчаның 4 файдасы

Теш чайката торган сыеклыкны башка төрле максатларда да кулланырга була.

Мисал өчен, бөҗәкләр тешләгәндә, әлеге сыеклык авыртуны басарга сәләтле. Кычыткан чакса мамыкка әлеге сыекчаны салып, авырткан урынга сөртергә мөмкин.

Бу сыеклык йорт хайваннарының бетләрен дә бетерә. Моның өчен сыеклыкны шампунь белән кушарга һәм эт яки песине шуның белән юып, чиста су белән коендырырга кирәк.

Компьютерыгыз, планшет яисә телефоныгызның экранын чистартырга уйласагыз, теш чайката торган сыеклык ярдәмгә килә. Мондый сыекча белән сөртеп алынган өслекләр ялтырап кына калмыйча, аларга озак вакыт тузан да утырмаячак.

Кавыктан интегәсез икән, чәч төпләренә әлеге сыекчаны сөртегез. Нәтиҗәсе берничә көннән үк күренәчәк!

 

https://shahrikazan.ru

фото: ясалма фәһем

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев