ЮЛ ИМИНЛЕГЕ рубрикасы буенча яңалыклар
-
Үзен начар хис иткән машина йөртүче алты машинаны бәрдерә һәм үзе хастаханәдә үлә
Казанда "Форд” машинасы йөртүчесе, үзен начар хис итеп, берничә машинаны бәрдергән һәм соңрак хастаханәдә үлгән. Бу хакта “Татар-информ”га шәхси чыганаклардан билгеле булды.
-
Күрше районда бер машина ике багана арасында кысылып калган
“28 ноябрь көнне 10 сәгать 45 минутта Зәй-Бохарай-Әлмәт юлының 27 нче километрында «Рено» автомобиле белән идарә итүче 32 яшьлек шофер куркынычсыз тизлекне сакламый һәм машина юлдан очып чыга” – дип хәбәр итә Татарстан Дәүләт автоинспекциясе.
-
Чувашиядә Татарстаннан фура йөртүче ЮХИДИ инспекторын бәрдерә
27 ноябрь Чувашиядә Татарстаннан булган фура йөртүче ЮХИДИ инспекторын бәрдергән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Эчке эшләр министрлыгының Чувашия Республикасы буенча матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
-
Юл һәлакатендә өч машина бәрелешеп, бер кеше үлгән
(Казан, 25 ноябрь, “Татар-информ”). Казан кырыендагы Боровое Матюшино янында, өч машина бәрелешеп, һәлакәттә бер кеше үлгән, балалар зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ”га шаһитлар хәбәр итте.
-
Коточкыч авариядә 6 кеше һәлак була
«Лада Калина» машинасы каршыга килгән «Богдан-2111»автомобиле белән бәрелешкән. «Калина» машинасында җәйге резина булуы билгеле. Анда баручы ике кеше үлә. Һәлак булган тагын дүрт кеше «Богдан» автомобилендә була.
-
Лениногорскида яңа юл ачылды
Хәзер Тимәш ягыннан шәһәргә килеп керүчеләр автовокзалга кадәр боҗра әйләнмәсәләр дә була.
-
Лениногорскида юл һәлакәте: икесе дә исерек булган
3 ноябрьдә төн уртасында “Лада Приора” автомобилен йөртүче 1988 елгы ир, Лениногорск ягыннан Әлмәт юнәлешендә баргандагы тимер юл кичүендә тиешле тизлекне сакламыйча, шлагбаум янында туктап торган автомобильгә килеп бәрелә, дип хәбәр итә Лениногорск эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.
-
Татарстанда яшь хатын белән ике яшьлек бала автобуска тапталган
Казанның Ферма-2 микрорайонында кызыл автобус тәгәрмәченә эләккән хатын-кыз юлдан ике яшьлек кызы белән чыга торган булган. Бу хакта “Татар-информ”га юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итте
-
Лениногорск районында яньчелгән машина эченнән 30 яшьлек шофёрны коткарганнар
Кичә кич Иске Писмән авылы янында юл-транспорт һәлакәте була.
-
Татарстанда М7 трассасында массакүләм авария булган
(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”). Яшел Үзән районының М7 трассасында, Зөядән ерак түгел урнашкан участокта, бер җиңел һәм ике йөк автомобиле катнашында массакүләм авария булган. Бу хакта Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Татарстанда юл кырыена төшеп киткән “Лада” пассажиры һәлак булган
Бу хакта “Татар-информ”га шәхси чыганаклардан билгеле булды.
-
Юл һәлакәтендә 21 яшьлек егет үлгән
(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Апас районында чит ил маркалы машина 21 яшьлек егетне таптаткан. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итте.
-
Лениногорск районында ир-ат “КамАЗ” кузовыннан егылып төшеп, тәгәрмәч астында кала
Ромашкино-Куакбаш-Керкәле автоюлының 39нчы километрында үлем белән тәмамланган юл фаҗигасе була, дип яза “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. Бу хакта республика Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткән.
-
Татарстанда юл фаҗигасендә 19 яшьлек егетнең гомере өзелде
Дүшәмбе көнне иртәнге сәгать 8ләр тирәсендә Иж-Бубый һәм Иж-Бәйки авыллары арасында юл һәлакәте була һәм 19 яшьлек егетнең гомере өзелә.
-
Күрше районда "Форд Фокус" автомобиле атны таптаткан
Авариядә машина юл читенә төшеп капланган, бер пассажирны хастаханәгә озатканнар.