Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Агымдагы елда юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучы җәяүлеләр саны арткан

Агымдагы елның 9 аенда җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрендә 55 кеше һәлак булган. Бу гомуми санның 25% ын тәшкил итә, әгәр беренче ярты еллыкта 27 җәяүленең гомере өзелгән булса, аннан соңгы өч ай эчендә 28 кеше һәлак булган.

Җәяүле булу-бик җаваплы вазыйфа ул. Юл куркынычсызлыгы җәяүлеләргә дә, машина йөртүчеләргә дә бәйле. Чөнки юл-транспорт һәлакәтләрендә еш кына кызыл утка,  яисә тиешле булмаган урында  тиз генә урам аркылы чыгарга тырышкан  җәяүлеләр дә  гаепле була.

Җәяүлеләр катнашындагы юл –транспорт һәлакәтләренең алга таба да артуын  кисәтү  максатыннан, 25 нче октябрьдән 3 нче ноябрьгә кадәр  республикада “Җәяүле” профилактик  операциясе үтә. Ул дәүләт автоинспекциясе тарафыннан оештырылган.  Әлеге чарага нигезләнеп,җәяүлеләрнең өстенлекләре булган урыннарда машина йөртүчеләрнең  юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу, ә җәяүлеләргә  караңгы вакытта торак пунктлардан читтә йөргәндә киемнәрендә яктылык кайтаргыч элементлар булдыру, тыелган урыннарда юлларны аркылы чыкмау шикелле  юл йөрү кагыйдәләре буенча аерым,җитди эш алып барыла.

Операция барышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклаячак. Тиешле булмаган урында, җәяүлеләр кичүендә светофорның тыелган сигналына  хәрәкәт итүчеләр,  торак пунктлардан читтә  киемдә яктылыкны чагылдыручы элементлардан башка хәрәкәт итүче хокук бозучылар аерым  игътибарда булачак.

Караңгы вакытта, җәяүле кешенең киемендә яктылык кайтаргыч элемент булмаса, машина йөртүче  якын утын кабызып килгәндә, аны 50 метр якынлыктан гына күрә ала. Ә элемент булган очракта бу ара 200 метрга кадәр арта. Бу машина бәрдерү куркынычын 65% ка азайта дигән сүз.

 

Исегездә тотыгыз: юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү- юл –транспорт һәлакәтләрен  булдырмаска,  кеше гомере саклап калырга ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев