Актанышта коточкыч авариядә 4 кеше һәлак булган
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Актанышта коточкыч авариядә 4 кеше һәлак булган

Һәлакәт урынында Шевроле Лачетти машинасы белән идарә иткән 1999 елгы егет, аның 1967, 1995, 1998 елгы пассажирлары вафат.

Актаныш районында булган авариядә дүрт кешенең гомере өзелде. Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте аларның барысы да Башкортстанның Эстәрлетамак шәһәреннән булганын әйтте.

Һәлакәт урынында Шевроле Лачетти машинасы белән идарә иткән 1999 елгы егет, аның 1967, 1995, 1998 елгы пассажирлары вафат.

М-7 трассасында 15.35 тирәсендә Шевроле Лачетти Вольво йөк машинасына бәрелә. Авариянең нечкәлекләре ачыклана.

Соңрак прокуратура матбугат хезмәте төгәллек кертте: 1998 елгы үлгән пассажирның Уфадан булуы ачыкланган.

 

https://tatar-inform.tatar

 

 


Нет комментариев