Лениногорск ЮХИДИ инспекторлары яшь пассажирларны йөртү буенча рейд уздырды
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорск ЮХИДИ инспекторлары яшь пассажирларны йөртү буенча рейд уздырды

Юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау максатыннан, Лениногорск ЮХИДИ инспекторлары 29 гыйнварда “Бала – төп пассажир” рейды уздырды.



Рейд барышы вакытында яшь пассажирларны йөртү кагыйдәләргә туры киләме-юкмы икәне ачыкланды. Ике очракта куркынычсызлык каешы эләктерелмәгән һәм махсус креслога утыртырга кирәк дип тапмаганнар. Хокук бозучыларга карата беркетмәләр төзелде. Бу очракта штраф – 3 мең сум тәшкил итә.

Кагыйдәләрне төгәл үтәгез, хөрмәтле машина йөртүчеләр һәм әти-әниләр.

 


Нет комментариев