Лениногорскида "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсының зональ этабы үтте
Бүген Лениногорск шәьәре Мәдәният сараенда "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсының зональ этабы үтте. Ярышта республиканың 8 районы катнашты. Хатын-кызлар түбәндәге номинацияләр буенча чыгыш ясады: "Хатын-кыз - өченче буын герое", "Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият", "Хатын-кыз - лидер", "Хатын-кыз - ана" һәм башкалар. Лениногорск хатын-кызлары данын Федотовка авылының...
Бүген Лениногорск шәьәре Мәдәният сараенда "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсының зональ этабы үтте.
Ярышта республиканың 8 районы катнашты. Хатын-кызлар түбәндәге номинацияләр буенча чыгыш ясады: "Хатын-кыз - өченче буын герое", "Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият", "Хатын-кыз - лидер", "Хатын-кыз - ана" һәм башкалар. Лениногорск хатын-кызлары данын Федотовка авылының ветераннар советы рәисе Люция Ильина һәм Лениногорск Мәдәният сарае директоры Флера Төхвәтова һәм башкалар яклады. Булдыклы һәм гүзәл затларны бәяләүче жюри составында "Татарстан хатын-кызлары" республика иҗтимагый оешмасы рәисе Зилә Вәлиева да бар иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев