Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Унбер лениногорскилы җиңүче булды

Лениногорск делегатлары "Ел хәйриячесе - 2012" республика конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында булып кайтты. Бәйрәм М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында үтте. Анда республика Президенты Р.Миңнеханов, Дәүләт киңәшчесе М.Шәймиев, Дәүләт советы Рәисе Ф.Мөхәммәтшин һәм башка рәсми затлар, шулай ук республиканың төрле районнарыннан килгән шәфкать ияләре канашты. Конкурс комиссиясе төрле номинацияләр буенча...

Лениногорск делегатлары "Ел хәйриячесе - 2012" республика конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында булып кайтты.


Бәйрәм М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында үтте. Анда республика Президенты Р.Миңнеханов, Дәүләт киңәшчесе М.Шәймиев, Дәүләт советы Рәисе Ф.Мөхәммәтшин һәм башка рәсми затлар, шулай ук республиканың төрле районнарыннан килгән шәфкать ияләре канашты. Конкурс комиссиясе төрле номинацияләр буенча 132 җиңүче билгеләгән, шуның унбере - лениногорскилылар!
Безнекеләр түбәндәге номинацияләр буенча җиңү яулады:
"Эре һәм урта предприятие" - "Лениногорскнефть" идарәсе (начальнигы Р.Нурмөхәммәтов), "Лениногорск тампонаж эшләре идарәсе" (начальнигы Р.Галиев).
"Кече һәм урта бизнес предприятиеләре" - "Агропак-Татарстан" җәмгыяте (генераль директоры Ю.Азимов), "Ялтау"агрофирмасы" җәмгыяте (генераль директоры Н.Залаков).
"Коммерцияле булмаган оешмалар" - "Лениногорск" фонды (башкарма директоры Г.Рафикова) "Шанс" клубы (җитәкчесе Е.Артемьева), ирекле клубларның шәһәр берләшмәсе (кураторы И.Гобәйдуллин).
"Хәйрия фондлары" - "Наш дом" хәйрия фонды (рәисе Р.Галиуллин).
"Физик затлар" - Нәҗип Галимов, Галия Рәхимова, Ганимәт Хәйруллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Конкурс