Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Ашыккан – ашка пешкән...

Узган ел Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләре 4,2 процентка арткан. Пассажир автотранспортында кеше үлеме белән тәмамланучы аварияләр булган. Республиканың Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе, Әлмәт белән Түбән Кама шәһәрләрендә фото һәм видеофиксация системалары кулланып, аварияләрне киметергә уйлый. Әлеге мәгълүмат белән ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе начальнигы Рәфкать Миңнеханов матбугат конференциясендә таныштырды....

Узган ел Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләре 4,2 процентка арткан. Пассажир автотранспортында кеше үлеме белән тәмамланучы аварияләр булган. Республиканың Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе, Әлмәт белән Түбән Кама шәһәрләрендә фото һәм видеофиксация системалары кулланып, аварияләрне киметергә уйлый.

Әлеге мәгълүмат белән ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе начальнигы Рәфкать Миңнеханов матбугат конференциясендә таныштырды. "Татнефть" җәмгыяте дә юл-транспорт һәлакәтләрен киметү буенча чаралар күрә. Ай саен үткәрелүче кисәтүләр тиешле чараларны вакытында үткәрергә мөмкинлек бирә.
Быелның гыйнвар аенда транспорт чараларын йөртүчеләр һәм пассажирлар тарафыннан кулланылучы куркынычсызлык каешларына бәйле булган дүрт тәртип бозу очрагы теркәлгән. "Татнефть" җәмгыятенең транспорт идарәсе мәгълүматларыннан билгеле булганча, аларның барысы да "УК"Татспецтранспорт" җәмгыятендә булган.
Шулай ук тизлек режимын бозу очраклары да теркәлгән. "УК"Татнефть - ТрансСервис" җәмгыятьләрендә, мәсәлән, тизлекне сәгатенә 10 километрга арттырган 6 очрак билгеле.
Алынган нәтиҗәләр буенча, юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалауга каты чаралар күрергә тәкъдим ителде. Карар проекты эшләнгән һәм килешүгә җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Машина

2
X