Республика көне алдыннан, «Казан Экспо» мәйданчыгында ТР муниципаль берәмлекләре арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә автомобильләр тапшырылды.
Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Айрат Әхмәтшин, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнашты.
Районыбызның ике авыл җирлеге: Сарабиккол һәм Үрнәк авыл җирлекләре дә смотр-конкурс җиңүчеләре арасында иде. Сарабиккол авыл башлыгы Гүзәлия Адельшина һәм Үрнәк авыл башлыгы Нурсинә Карабаева Татарстан Рәисе кулыннан яңа Lada Niva Travel автомобиле ачкычлары кабул итеп алды. Авыл җирлекләрен котлыйбыз! Эшләрендә уңышлар телибез.
Быел муниципаль берәмлекләргә 96 Lada Niva Travel автомобиле һәм 4 Sollers SF5 микроавтобусы тапшырылды.
фото: М.Гирфанов.
Нет комментариев