Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов – Лениногорск районының элеккеге башлыгы, Лениногорскиның 13 нче мәктәбендәге 1809 нчы участокта тавыш бирде.
"Традиция буенча без гаиләм белән бирегә Геофизика микрорайонындагы сайлау участогына тавыш бирергә килдек. Сайлауларга җаваплы караш – бүгенгесен хөрмәт итү һәм иртәгесе көн турында кайгырту ул", - диде Рәгать Галиәгъзамович.
Шулай ук ул беренче көндә шәһәр һәм район сайлау участокларында сайлаучыларның активлыгы артуын билгеләп үтте.
"Лениногорскилыларның гаиләләре, балалары белән килүләрен күрү – шатлыклы күренеш. Тулаем республика буенча да Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулар татарстанлыларның активлыгы югары булганда уза. Сайлаулар бик мөһим, бик җаваплы", - дип уртаклашты Рәгать Хөсәенов.
Тавыш бирүдән соң ул комиссия рәисе һәм әгъзалары белән аралашты, Лениногорск районында яшәүчеләргә актив гражданлык позицияләре өчен рәхмәт белдерде.
Нет комментариев