Лениногорск Социаль фонды: Татарстанда ана капиталы буенча гаризаларны карау срогы кыскартылды
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск Социаль фонды: Татарстанда ана капиталы буенча гаризаларны карау срогы кыскартылды

Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлеге ана капиталы акчаларын куллану турындагы гаризаларны уртача алганда 4 эш көнендә карый.

Бу билгеләнгән сроктан бер көнгә кимрәк һәм әле берничә ел элек булганыннан ике тапкырга тизрәк дигән сүз.  Гаризалар буенча карар кабул итүне  тизләтүгә процессларны цифрлаштыру нәтиҗәсендә ирешеп булды. 2021 елга кадәр ана капиталы буенча гаризаны карау бер айга кадәр вакыт алырга мөмкин иде, соңрак срок биш эш көненә кадәр кыскартылды.

Ана капиталы акчаларыннан файдалану турындагы гаризаларны карау срогы Федераль закон нормасы нигезендә 5 эш көне тәшкил итә. Кирәкле белешмәләр электрон ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында гамәлгә ашырыла. Ата-аналарга "Дәүләт хезмәтләре" порталы аша электрон гариза тапшыру һәм кирәкле документларны бирү дә җитә. 

« Ана капиталы белән эш итү процессы ата-аналар өчен мөмкин кадәр тиз һәм уңайлы итү буенча  эшләр дәвам итә. Срокны дүрт көнгә кадәр кыскарту - процедураларны цифрлаштыру һәм гадиләштерү буенча системалы эш нәтиҗәсе ул. Шул ук вакытта кирәкле мәгълүматларны тикшерү сыйфаты югары дәрәҗәдә кала», - дип билгеләп үтте Социаль фондның Лениногорск Клиент хезмәте җитәкчесе Айгөл Исламова.

 


Нет комментариев