Алма белән әфлисун джемы ясау ЫСУЛЫ
Бик тәмле чыга.
Кирәк: 3 кг алма, 4 данә әфлисун, 3 кг шикәр комы. Алмаларны юып, эчен алып, сулы кәстрүлгә салып пешерергә куябыз.
Алмалар тулысынча эреп беткәнче пешерәбез. Шуның өстенә иттарткычның вак тишегеннән чыгарылган әфлисун белән шикәр комын өстәп, кайнатуны дәвам итәбез.
Гел болгаткалап торып, 15–20 минут пешерәбез. Сүндереп, кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырып, тимер капкач белән каплыйбыз. Аз гына крахмал өстәп, пирог эчлеге итеп тә кулланып була.
http://baltaci.ru/news/ash-su-blmse/alma-belan-aflisun-dzemy-iasau-ysuly
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев