Фикер алышу нәтиҗәләре буенча.
Татарстанда Мөслим районының Урняк һәм Удобновка авылларын, шулай ук Кукмара районының Саз-Тамак тимер юл разъезды поселогын бетерергә планлаштыралар. Бүген ТР Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында депутатлар башка мәсьәләләр белән бергә ике тиешле закон проектын карадылар, дип хәбәр итә республика парламентының матбугат хезмәте.
Хәзерге вакытта Урняк һәм Удобновка авылларында беркем дә яшәми һәм теркәлмәгән, хуҗалыклар алып бару турында яңа язмалар кертелмәгән. Аларның территориясендә даими яшәүче халык кына түгел, юллар, инженерлык коммуникацияләре, социаль, мәдәни һәм көнкүреш билгеләнешендәге объектлар, сәүдә нокталары, торак йортлар, шулай ук корылмалар, төзелмәләр һәм башка күчемсез милек объектлары да юк.
«Фикер алышу нәтиҗәләре буенча, «Митрәй авыл җирлеге» һәм «Михайловка авыл җирлеге» муниципаль берәмлекләре халкы торак пунктларны бетерү инициативасын хуплады, законнарда каралган процедуралар үтәлде», — дип хәбәр итте Мөслим районы башлыгы Альберт Хузин.
Үз чиратында, Саз-Тамак тимер юл разъезды поселогы Кукмара – Шемордан төбәк әһәмиятендәге юлдан 450 метр ераклыкта урнашкан. Кадастр карталарына караганда, аның территориясе аша тимер юл уза. поселок урнашкан участок сәнәгать, энергетика, транспорт, элемтә, радиотапшырулар, телевидение, информатика җирләренә, космик эшчәнлекне тәэмин итү җирләренә, оборона, иминлек җирләренә һәм торак пункт җирләренә түгел, ә башка махсус билгеләнештәге җирләргә керә. Монда торак йортлар юк.
Нет комментариев