Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсендә

Безе (меренга) кемнәр ярата? Рецепт...

Безе - француз кондитерлары уйлап чыгарган "тәмнүшкә" дисәк, ялгыш булмас. Ул шундый тәмле ризык.

Безены әзерләр өчен кирәк булачак: 

4 йомырка (агы белән сарысын аерасың, чөнки агы гына кирәк булачак)

200 гр шикәр комы

1 пачка ванилин

Әзерләү: 

Безены ясар өчен йомырка суыткычта торырга тиеш. Салкын йомырка агыннан ул яхшы ясала.

Йомырка агын гына тирән савытка салырга, шуңа ванилин, шикәр комы кушарга да яхшылап миксер белән бутарга. Ул ак төстә һәм куе булырга тиеш. Иң элек, листага пергамент кәгазе җәяргә, көнбагыш мае белән майларга онытмагыз. Шуннан соң, шприц, яисә калак белән әз-әзләп алып безе килеп чыгачак камырны салып чыгарга. Духовкага 80-90 градуска 30-40 минутка киптерергә куярга. 

Рамия Гарифуллина фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: безе приготовление безе рецепт безе