Лениногорскида яшүсмерләр машинаны урлап алып киткәннәр
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорскида яшүсмерләр машинаны урлап алып киткәннәр

Яшүсмерләрнең төнге «маҗаралары».

Лениногорскида 11 октябрьдә төнге икеләр тирәсендә урам буйлап баручы  2011 елгы һәм 2012 елгы ике яшүсмернең игътибарын «ВАЗ-2107» автомобиле җәлеп иткән. Машина ачык була, ә машина ачкычы кабызу йозагында була. Малайларга шул җитә калган. 

«Мондый күренешләр очрап тора, - дип ачыклык кертә полиция хезмәткәрләре. -  Ачык килеш калган  автомобиль һәм ачкычлары да шунда, бу – бик җитди хәл. Яшүсмерләрдә бу яшьтә кызыксыну көчле һәм алар “Хокук бозам бит” дип уйлау турында бөтенләй оныта. Монда кызыксыну, җавапсызлыкка тап булганнан соң, тагын да көчәя”. 

Яшүсмерләр машинаны читкәрәк төртәләр дә, кабызып, китеп тә баралар. Ләкин ерак китә алмыйлар, идарәне югалтып, машина белән юл читенә (кюветка) төшеп китәләр. 

Узып баручы ир-ат малайларга машинаны юл читеннән чыгарырга булыша. Машина юлга чыгаргач, яшүсмерләр качарга уйлыйлар. Соңрак алар белдергәнчә, автомобильне сиздерми генә үз урынына илтеп куярга теләгәннәр. Әмма юлда машиналар бик күп хәрәкәт иткән. 

Балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекнең, җинаятьчеләрне эзләү һәм юл-патруль хезмәте хезмәткәрләренең бердәм эше ярдәмендә яшүсмерләрнең кемнәр икәнен ачыклаганнар. Тикшерүчеләргә видеокүзәтү камералары язмалары ярдәмгә килгән. Транспорт чарасы хуҗасына кире кайтарылган.

Яшүсмерләрнең гамәлләрендә Россия Федерациясе Җинаять кодексының 166 статьясындагы 2 өлешенең «а» пунктында каралган җинаять билгеләре күренә. Әлеге маддә буенча максималь җәза – 7 елга кадәр иректән мәхрүм итү. 

 


Нет комментариев