Лениногорск шәһәренең Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә татар телендә «Китап җаны» дип исемләнгән әдәби квиз узды.
Чара Республика яшьләр китапханәсе тарафыннан оештырылды, ә гамәлгә ашыручылар - Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханә һәм «Беренчеләр хәрәкәте» Бөтенроссия дәүләт җәмәгать балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең беренчел бүлекчәсе.
Әдәби уен Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар теле һәм халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Комиссиянең ярдәме белән үткәрелде.
Бәйгедә шәһәрнең 2, 8, 10 нчы мәктәпләре һәм 11 нче гимназиядән килгән командалар катнашты. Программа сигез тематик раундтан торды. Әдәби чарада катнашучылар үз туган телләрен, татар әдәбияты әсәрләрен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр, татар язучылары иҗатының үзенчәлекләрен ачып бирделәр.
Командалар чыгышларын жюри бәяләде. Бәйге нәтиҗәләре буенча беренче урынны 2 нче мәктәп командасы яулады.
#КитапҖаныАлдынгылар
фото: үзәк китапханәдән
Нет комментариев