Татарстанда федераль автомобиль юлларының яктыртылган участоклары озынлыгы 39 километрга артачак һәм 414 километрга җитәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә «Волга-Вятскуправтодор» җитәкчесе Илнур Нурмөхәммәтов хәбәр итте.
«Караңгы вакытта юлларны яктырту юл-транспорт һәлакәтләре куркынычын шактый киметә. Без быел күләмле программа тормышка ашырабыз», – диде ул.
Нурмөхәммәтов Казан – Оренбург трассасында һәм Ижевскига керү юлында реконструкция һәм капиталь ремонт барышында 29 километр яктыртылачагын сөйләде. М-7 трассасының Казаннан М-12 белән кисешкәнчегә кадәрге участогында 8,4 километр яктырту линияләре урнаштырылачак. «Шулай итеп, Казаннан яңа тизйөрешле магистральгә бару юлы тулысынча яктыртылган булачак», – дип өстәде ул.
Моннан тыш, идарә җитәкчесе сүзләренчә, Поспелово авылы янындагы автобус тукталышында – М-7 трассасының 1031нче километрында, шулай ук Казан – Оренбург трассасының Бөгелмә янындагы 311 – 312нче километрындагы авария куркынычы булган участокта да яктырту барлыкка киләчәк.
«Юл-транспорт һәлакәтләренең иң куркыныч төре – каршы як полосага чыгу һәм юл читенә төшеп китү. Шуңа күрә без барьер киртәләр урнаштырабыз. Быелгы юл-төзелеш сезонында капиталь ремонт үткәрелә торган участокларда мондый конструкцияләрнең 89 километры монтажланачак», – дип йомгаклады ул.
Нет комментариев