Татарстанда 350 мең сумлык кысла тоткан браконьерлар тоткарланган
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда 350 мең сумлык кысла тоткан браконьерлар тоткарланган

Татарстанның Нурлат районында ике браконьерны тотканнар.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, җинаятьчеләр Заречное авылыннан 150 метр ераклыкта, «Олы Чирмешән елгасы» табигать һәйкәле урнашкан урында браконьерлык белән шөгыльләнгән.

Браконьерлардан 207 кысла һәм кысла аулый торган 14 җайланма алганнар. Зыянның күләме 350 мең сум тирәсе тәшкил итә. Урынга полиция хезмәткәрләрен чакыртканнар, җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

 

Фото: ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте

 


Нет комментариев