ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Ел башыннан Татарстан юлларында каршы якка чыгу нәтиҗәсендә 71 кеше һәлак булган

Каршы як полосага чыгу-куркыныч маневр, дип искәрттеләр Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә.

Ул тыелган урыннарда мондый маневр ясау хәрәкәттә катнашучыларның барысын да үлем куркынычы астына куя.

Республиканың ДАИ мәгълүматлары буенча, 9 ай эчендә Татарстанда каршы якка чыгу белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу аркасында 151 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 71 кеше һәлак булган һәм 242 кеше яраланган.

Мондый хокук бозу өчен 7 500 сум штраф яки 4 айдан 6 айга кадәр идарә итү хокукыннан мәхрүм итү, кабат хокук бозу өчен бер елга идарә итү хокукыннан мәхрүм итү каралган. Әгәр машина йөртүче административ җәзага тартылган һәм хокукларыннан мәхрүм ителгән икән, кабат юл йөрү кагыйдәләрен бозган очракта, аңа 3 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

"Исегездә тотыгыз, каршы як хәрәкәт полосасындагы бәрелешләр еш кына үлем белән тәмамлана. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез! Тормышны саклагыз!",- диелә хәбәрдә.


Нет комментариев