Казан зооботаника бакчасына Калмыкия башлыгы бүләк иткән ике дөя килде
ЯҢАЛЫКЛАР

Казан зооботаника бакчасына Калмыкия башлыгы бүләк иткән ике дөя килде

Казан зооботаника бакчасына Калмыкия башлыгы Бату Хасиков бүләк иткән ике өркәчле ике дөя килгән. Бу хакта зоопаркның матбугат хезмәтенә сылтама белән ТНВ телеканалы хәбәр итә.

Зооботаник бакчаларында яңа кунаклар  – 2026 елгы ата дөяләр. «Безнең  республикалар арасындагы чын дуслык символы», – дип билгеләделәр матбугат хезмәтендә.

Әлегә хайваннар «Замбези елгасы» территориясендә урнаштырылган һәм җайлашу чорын ветеринарлар һәм зооботаника бакчасы белгечләре күзәтүе астында уза. Хәер, тиздән яшь дөяләр саваннага күчәчәк.

Зоопаркта билгеләп үткәнчә, калмык дөяләре куе йоннары аркасында салкыннарны бик яхшы кичерә. Димәк, Казан климаты алар өчен сынау булмаячак.

 

Фото: пресс-служба Казанского зооботсада

Татар-информ


Нет комментариев