Өлкәннәр декадасы тәмамланса да, әле октябрь ае дәвамында диярлек, өлкәннәрне бүләкләүләр, искә алулар, алар белән бәйле чаралар уздырыла.
Без – Федотовка мәктәбе коллективы, мәктәптә эшләп лаеклы ялга чыккан пенсионер апаларны-педагогларны бәйрәмгә, чәй табынына чакырдык. Пенсионер укытучыларыбыз – олы тормыш юлы үткән өлкән буын кешеләре. Халисә Григорьева, Наталья Карпова, Маһиҗан Габдуллин, Марина Осипова, Елизавета Ивановна – үрнәк педагоглар. Минемчә, укытучы булу ул әле – балаларны ярату, җаныңны биреп эшләү генә түгел, моның өчен тумыштан бирелә торган аерым бер талант кирәктер. Ул исә йә була кешедә, йә юк. Әйтәләр бит, туганда өч процент сәләтең булса, калганын тыршлыгың белән яулап аласың дип. Әле бит шул талант дигәннең сыйфат ягы да бар. Безнең арада шундый кеше – олы хөрмәткә лаек ветеран-педагог – Люция Ильина.
Люция Владимировна – безнең класс җитәкчебез иде, безгә рус теле укытты. Шулай ук җырлар, биюләр өйрәтте. Бар күңелен биреп, балалар белән эшли белде. Ул еш кына ачык дәресләр үткәрә иде, аның дәресләренә күрше авыллардан укытучылар килә иде. Аның һәрвакыт яңалыкка омтылуы сокландырды. Шулай ук төрле конкурс-бәйгеләрдән дә читтә калмады: “Ел укытучысы”, “Ел хатын-кызы” һәм башкаларда урыннар алып килде.
Олы яшькә җитүенә карамастан, Люция Ильина – бүген дә сафта. Район мәгариф хезмәткәрләренең ветераннар советы рәисе буларак, мәктәпләр белән тыгыз элемтәдә тора, бәйгеләр уздыра. Үзе дә сәхнәдә: җырлый, бии, шигырь сөйли, шпагатка да утыра! Ул булдырмаган эшләр юктыр.
Бәйрәм чарабыз бик күңелле узды. Бергә җыелгач, күңелләр күтәрелде, сөйләштек, аралаштык. Күчтәнәчләр белән чәй дә эчтек.
Мәктәпнең профсоюз комитеты Александр Григорьев трафыннан өлкәннәргә игътибар күрсәтелде. Һәрберсенең өендә булып чыкты ул, мулдан табын да корды. Җылы сүзләре һәрберсенең күңелен яулады.
Галина Афанасьева, педагог-оештыручы
Язманы тулысы белән «Заман сулышы» газетында 16 октябрь санында укый аласыз.
Нет комментариев