Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсендә

Блогер Эльмира Василовадан курник рецепты

Кирәк (камыр өчен) 300 г сөт; 1 йомырка; 100 г үсемлек мае; 1 аш кашыгы тулыр-тулмас шикәр комы; 1 чәй кашыгы тоз; 8 г коры чүпрә; кирәгенчә он.

Эчлек өчен
400 г сөяксез тавык ите (бот итеннән сусылрак була);
4 йомырка;
200 г каты сыр;
200 г атланмай;
тәменчә тоз.

Эш барышы

сөтне җылытып, шикәр комы белән чүпрәне салып, туглыйбыз. Өстен каплап, 15 минутлап күпертәбез. 

1 йомырка, сыек май, тоз, он салып, камыр басабыз. Онны берьюлы күп итеп салмагыз, азлап-азлап кына өсти барыгыз. Камыр йомшак булырга тиеш. Аны куна тактасына төшереп, озаклап басабыз. Камыр уңсын өчен, 15 минутлап басарга кирәк. Басып бетергәч, өстен тастымал белән каплап, сәгать ярым күпертәбез.

Итне өчпочмакка тураган шикелле шакмаклап турыйбыз. Каты итеп пешергән йомырканы шулай ук ваклыйбыз. Сырны эре угычтан уабыз. Барысын бергә кушып, тәменчә тоз сибәбез. 

Камырны 40-45 граммлы кечкенә шарларга бүләбез. Һәр шарчыкны чынаяк тәлинкәсе кадәр итеп җәябез. Җәем уртасына ике аш кашыгы эчлекне салып, җиңелчә генә тигезлибез. Эчлек өстенә берәр чәй кашыгы йомшарган атланмай куябыз. 

Камырның ике читен чираттан күтәреп бөреп, сумсалар ясыйбыз. 

Сумсаларны төбе майланган табага тезәбез. 1 йомырка агына 1 аш кашыгы сөт кушып туглап, сумсаларның өстенә ягабыз. Курникны 220 градуска кадәр кызган мичтә 35-45 минут пешерәбез. 

http://www.syuyumbike.ru/news/vtoroe/kurnik фото һәм мәгълүмат алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев