Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсендә

Исламия Галимовадан чәй янына әфлисунлы кекс

Чәйне кайчак нинди дә булса ятрак, татлы ризык белән эчәсе килә. Бу уңайдан әфлисунлы кекс бик кулай була. Беренчедән аның өчен бик күп ингредиентлар кирәкми, икенчедән ул тиз пешә, 40 минут эчендә ясап та, пешереп тә өлгертергә була.

Тирән савытка ике йомырка, чәй калагы очына гына элеп- тоз, 150 грамм шикәр комы салып  миксер белән ап-ак төстәге массага әйләнгәнче күпертергә.

Аннары өч аш кашыгы эреткән ак май һәм ике аш кашыгы үсемлек мае салып тагын бераз әйләндерергә.

Масса куе каймак сыман булырлык итеп он һәм бер чәй калагы камырны көпшәкләндергеч (разрыхлитель) кушарга, миксерне әйләндерә-әйләндерә ярты әфлисунның суын сыгып салырга. Угычтан үткәреп  бер чәй калагы әфлисун кабыгы кушарга кирәк.

Кекс пешерелә торган табаны майлап, әзер булган сыек камырны шунда салырга.

 Духовканы 180 градуска кадәр җылытып кексны куярга. Әфлисунлы кекс  25-30 минутта әзер булачак.

https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кекс апельсиновый кекс