«Чыршы» салаты ясыйбыз
Аш-су бүлмәсендә

«Чыршы» салаты ясыйбыз

Кирәк булачак: 200 грамм шампиньон гөмбәсе, бер баш суган, 250 грамм тозлы кыяр, 300 грамм мал теле, 300 грамм тавык ветчинасы, 200 грамм майонез, 50 грамм атланмай, 1 гранат, тәменчә тоз, кара борыч, бер бәйләм укроп.

Тавык ветчинасы, тел һәм кыярны, озынча итеп, юка гына турыйбыз.

Табага 50 грамм атланмай салып, 1 баш суганны кыздырабыз. Үтә күренмәлегә әйләнеп калгач, туралган шампиньоннарны өстибез.

Тоз, борыч салып, болгата-болгата, 5 минут чамасы кыздырабыз.

Суынгач, гөмбәгә кыяр һәм ит ризыклары, майонез салып, барысын бергә болгатабыз.

Салатны тәлинкәгә конус рәвешенә китереп өябез.

Конусны, чыршы ботаклары кебек итеп – укроп, уенчыкларга охшатып, гранат төшләре белән бизибез.

 


Нет комментариев