Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсендә

Гөлфирә Рафиковадан коймак рецепты

Узган елны Мәдәният сараенда кич утыру узган иде. Анда "Ак калфак" оешмасының уңган-булган хатын-кызлары коймак та пешерде.

"Ак калфак" оешмасындагы уңган ханымнарның берсе - Гөлфирә Рафикова тәмле итеп коймак пешерде. Рецепты белән дә бүлеште.

Камыр өчен кирәк: 2 йомырка, 4 чәй кашыгы шикәр комы, 0,5 чәй кашыгы тоз, 1 аш кашыгы сыек май, 500 гр кефир.

500 грамм кефирны әзрәк эремчекләнгәнче җылытып алабыз. Барлык ингредиентларны бергә кушып болгатабыз.

Шуңа әз-әзләп он өстәп, ярты чәй кашыгы сода салып туглыйбыз. Майлы табада коймакларны пешерә башлыйбыз.

Чәйләрегез тәмле булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев