Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсендә

Кышка ташкабактан икра әзерләү рецепты

Ташкабак икрасын әзерләү өчен 5 кг ташкабак, 1,7 кг кишер, 1,5 кг суган, 700-800 мл үсемлек мае, 250 грамм шикәр комы, 130 грамм тоз, 5 аш кашыгы томат пастасы, 35 мл 9 процентлы уксус, кара борыч кирәк булачак.

Яшелчәләрнең барысын юып, чистартып,  ваклап турагыз,  иттарткычтан чыгарыгыз яки угычта уыгыз.

Калын төпле савытта үсемлек маен җылытып, шунда кишерне 10 минут кыздырып алыгыз. Аннары кишер янына суганны салып, 15 минутлап кыздыдырып алыгыз.

Томат пастасы өстәп, тагын 6-7 минут кыздырып алыгыз. Яшелчәләр янына ташкабакны салыгыз һәм 30 минут барысын бергә пешерегез. Аннары массаны уттан алып, блендер белән изегез. Массага шикәр комы, тоз, уксус, кара борыч өстәп, өстен каплап утка куегыз.

Тагын бер 15 минут пешереп алыгыз. Кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырып, капкач белән каплап куегыз. Әзер икраның күләме якынча 9 литр килеп чыга.

http://zainsk-rt.ru/news/ashygyz-tmle-bulsyn/kyshka-tashkabaktan-ikra-zerlgez

Автор: Ләйлә Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X