Лениногорскида яшәүче Зөлфирә апа Мортазина узган ел ахырында «Тәмле марафон»да катнашты һәм төрле ризыклар пешереп, аларның рецептларын, ясау видеоларын үзенең социаль челтәренә куйды.
Бүген сезгә тәкъдим ителәсе ризык - кош теле.
"Туй табынының бизәге - роза чәчәге, гөлбәнәк. Авызда эреп китә торган кош теле ни тора. Ә ул урама чәй янына нинди тәмле бит. Үзебезнең әлеге милли ризыкларыбыз, чыннан да, һәр табынның бизәге. Бүген күңелемә хуш килгәне - кош теле."
Кирәк:
Он 200-250 гр, 3 данә йомырка, чәй калагы шикәр, чеметем тоз.
Камыр басып ял иттерәбез. Җәем җәеп ромб формасында кисәбез. Кайнап торган майда кызартып пешереп алабыз. Шикәр комы сибәбез.
Чыганак: https://vk.com/id236426896?w=wall236426896_5359%2Fall
Нет комментариев