Җәй аенда нинди генә яшелчәләр үсми бакчада. Помидор, кызыл борыч, баклажан һәм башкалар. Кызыл борыч белән тәмле әйберләр ясап та, пешереп тә була. Шуларның берсе - тавык һәм гөмбә белән тутырылган борыч.
Әзерләү өчен кирәк булачак:
7 баллы борыч, 1 тавык түше, 300 гр шампиньон, 150 гр сыр, 1 баш суган, 10 зәйтүн җимеше, яшел тәмләткечләр, тоз, борыч, үсемлек мае кирәк.
Эш барышы: Тавык түшен саламлап турыйбыз да үсемлек маенда кыздырабыз. Борычны юып, икегә бүләбез, төшләреннән чистартабыз. Шампиньон, суган һәм зәйтүн җимешен ваклап турап кыздырабыз. Сырны эре угычта уабыз. Бөтен ингредиентларны кушып, тоз-борыч сибәбез. Эчлекне борыч эченә тутырып, майлы табага тезәбез. 200 градуслы газ мичендә 40 минут пешерәбез.
Фото: Рамия Гарифуллина
Нет комментариев