Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҺАВА ТОРЫШЫ

КФУ профессоры декабрь аена һава торышын фаразлады

Декабрьнең беренче декадасында Казанда һава торышы 5-6 градус җылылыкта булачак.

 

Тулаем алганда, уртача айлык температура нормадан бераз югарырак була. Бу хакта «Татар-информ»га профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Хәзер Казанда көндез уңай температура, яңгыр һәм җепшек кар ява. Көнбатыш халәте чагыла, безгә Төньяк Атлантика көчле йогынты ясый. Тотрыксызлык күзәтелә, безгә даими рәвештә аномаль җылы һава торышы тудыра торган фронталь системалар белән циклоннар килә. Салкыннар әлегә күренми», — диде ул.

Спикер бу көннәрдә Казанда норма буенча тәүлеклек температура -7 градус булырга тиешлеген, ә чынлыкта ул аерым көннәрдә 8 градуска югарырак булуын әйтте.

РФ Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, кышның беренче ае Казанда бер градуска җылырак булачак, явым-төшем нормадан якынча 20 процентка артачак.
 

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X