Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҺАВА ТОРЫШЫ

Татарстан синоптиклары томан турында кисәтә

Республикада шактый салкын төн көтелә.

Иртәгә, 12 февральдә, төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә урыны белән томан төшә. Кайбер урыннарда кар явуы ихтимал, аязучан болытлы һава торышы булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Тәүлекнең караңгы вакытында термометр баганалары 16га кадәр, ә аязган вакытта 23 градуска кадәр төшәчәк. Республиканың көньяк районнарында салкынрак булачак.

Көндез һава температурасы 5тән 10 градуска кадәр салкын булачак. Юлларда бозлавык хасил була.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/11/180624/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев