Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҺАВА ТОРЫШЫ

Синоптиклар Татарстанда киләсе атнада бераз җылытачак дип фаразлый

Республика метеорологлары атмосфера басымы тирбәнешләре турында кисәтә.

Чагыштырмача җылылык Татарстанга киләсе атнада килә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген, 30 ноябрьдә, республикадан җылы атмосфера фронты уза. Кайбер районнарда кар явачак, юлларда бозлавык хасил була. Кичен һәм төнлә 16 градус салкын, иртәнге якта -11 градус (көньякта -16 градус) булачак. Көндез һава температурасы -5 градустан -9 градуска кадәр салкын күзәтелә.

1 декабрьдә Татарстанда явым-төшем күзәтелми. Төнлә -14 градус (көньякта аязганда- 19 градус) салкын, көндез бераз җылырак, -6, -11 градус салкын көтелә.

2 декабрь чагыштырмача салкын булачак. Төнлә -18 градус (урыны белән – 24 градус), көндез исә -8 градустан -13 градуска кадәр салкын булачак.

Киләсе атна башында кар явачак һәм чагыштырмача җылытачак. Төнлә -10 градус, көндез 0 градустан -5 градуска кадәр салкын булуы фаразлана.

Татарстан синоптиклары атмосфера басымы тирбәнешләре турында кисәтә: 30 ноябрьдә һәм 1 декабрьдә басым интенсив үсештә булачак, аннан акрынлап кими.

 

Фото: архив

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев