Татарстанда буран көтелә
ҺАВА ТОРЫШЫ

Татарстанда буран көтелә

Синоптиклар республика юлларында бозлавык турында кисәтә.

Иртәгә Татарстанның күпчелек районнарында җиңелчә буран көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Синоптиклар шулай ук республика юлларында бозлавык булачагы турында кисәтә.

9 декабрьдән 10 декабрьгә каршы төндә һава температурасы -10 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез исә һава температурасы -6 градустан -1 градуска кадәр күтәреләчәк. Җил көньяк-көнчыгыштан исәчәк, дип фаразлана.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/09/176729/


Нет комментариев