Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Аграр хуҗалык җитәкчеләре язгы чәчү планнарын тәкъдим иттеләр

Киңәшмә мэриядә узды.



Хуҗалыкларда язгы чәчүгә керешер алдыннан ел саен аграр хуҗалык җитәкчеләре язгы чәчү планнарын тәкъдим итәләр, район башлыгы белән киңәшләшәләр.

Язгы чәчү планнарын  “Август-Агро”, “Сатурн-Урал”, “Маркс” хуҗалыклары тәкъдим итте, калганнары соңрак. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов белән авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Ильнур Шәмарданов чәчүлек мәйданнарында минераль ашламалар куллану мөһимлеген искәрттеләр.

Шулай ук орлык фонды турында да сөйләштеләр.

Район  башлыгы Рәгать Хөсәенов билгеләп үткәнчә, иң беренче чиратта бөртекле культураларның чәчү мәйданнарын саклап калырга, мөмкинлек булса арттырырга да кирәк. Язгы кыр эшләрендә кадрлар белән тәэмин итүгә аерым игътибар бирергә, шулай ук техника куркынычсызлыгы һәм янгын куркынычсызлыгы беренче планда тору мөһим.

фото: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2062286.htm

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев