Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Август ае өчен күзәтелмәгән хәл...

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында яңа уңыш ашлыгына бәяләр соңгы еллардагыга караганда югарырак булыр дип фаразлыйлар.

 

Бу хакта шимбә көн  ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.

Бөртеккә бәяләр, мөгаен, 2018 елга караганда да югарырак булыр. Россиянең кайбер төбәкләрендә, шул исәптән Идел буенда да корылык булган. Бу бөртекле һәм кузаклы культураларның уңышына тискәре йогынты ясаган.

Мәсәлән, Пенза өлкәсендә уңдырышлылык гектарыннан 25,1 ц/га тәшкил итә, бу 2018 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 4,4 ц/га кимрәк, Мордовия Республикасында – 24,0 ц/га (2018 елга карата  3,0 ц/га ким), Оренбург өлкәсендә -1 0,4 ц/га (2018 елга карата  3,7 ц/га ким), Ульяновск өлкәсендә – 21,0 ц/га (2018 елга карата 3,5 ц/га ким), Саратов өлкәсендә-15,2 ц/га (2018 елга карата  1,8 ц/га ким).

6 августта бастырылган «Интерфакс» мәгълүматына сылтама ясап, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Россиянең төрле төбәкләрендә ашлыкның бәясе тоннасы өчен 200 сумнан 700 сумга кадәр артты, бу август өчен күзәтелмәгән хәл, дип билгеләп үтте.

Мәсәлән, Идел буенда 3 класслы бодайның 1 тонна бәясе - 10,5 мең сум, 5 класслы бодайның тоннасы 9,2 мең сум күләмендә.

http://aktanysh-rt.ru/

http://baltaci.ru/news/avyil-hu%D2%97alyigyi/avgust-ae-chen-kztelmgn-khl

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев