Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

“Август-Лениногорск” елга нәтиҗә ясый: җир эшкәртү культурасын арттырабыз, ферманы эшләтеп җибәрәбез

2021 ел Татарстан аграрийлары өчен сынау елы булды. Корылык, артык кызу һава торышы торды, ресурсларга бәя артты. Районда уңышлы эшләп килүче “Август-Лениногорск” җәмгыяте бу елны нинди кәеф белән тәмамлый һәм киләсе елга нинди планнар кора?

 

Бу хакта җәмгыятьнең генераль директоры Ирек Ягафаров белән сөйләштек.

-    Ирек Фидарисович, предприятие коллективы елны нинди нәтиҗәләр белән тәмамлый?
-    Ел нәтиҗәле узды. 2020 елда ук без барлык юнәлешләр буенча масштаблы үзгәртеп коруларны башлаган идек. Комплекслы ветеринар чаралар үткәргәнлектән һәм рационны яхшыртканлыктан, сөт саву буенча сизелерлек үсеш күзәтелде. Хәзер сыерлардан тәүлегенә 25-26 литр сөт савыла. Чагыштыру өчен: бер ел элек әлеге күрсәткеч 15 литр дәрәҗәсендә иде. Ялтауда 400 башка исәпләнгән ферма реконструкциясе тәмамланып килә. Бу карусель тибындагы автоматлаштырылган саву җайланмасы белән заманча объект булачак. Март аеннан көтүлеккә Голштин токымлы таналар кертәчәкбез. Бу үз чиратында югары сыйфатлы сөт алып, продуктивлылыкны тагын  арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Бер ел эчендә Сережкинодагы ферма да үзгәрде: бозаулар өчен урын төзелде, бозаулату бүлегенә ремонт ясалды. Быел өстәмә рәвештә ике сөт танкын сатып алырга кирәк булды, чөнки фермаларның бөтен продукциясен сыйдырырга кирәк иде.
-    Быел җәй аномаль булды. Сезнең предприятие корылыктан зыян күрдеме?
-    Корылык безне читләтеп үтмәде. Әмма “Август-Лениногорск” басуларында күпчелек культуралар уңышы республика буенча уртача күрсәткечләрдән югарырак булды. Планлаштырылган күләмне без җыеп ала алмадык. Тик продукциянең сыйфаты югары:  он тарттырырга бара торган класслы бодай һәм яхшы куллану үзлекләре булган майлы культуралар  җыеп алдык. Барлык продукция үз куәтләрендә эшкәртелгән һәм саклауга куелган.  Быел без Керкәле авылында икенче автоматлаштырылган ашлык чистарту комплексын эшләтеп җибәрдек. Хәзер уңышны киптерүгә һәм саклауга булган ихтыяҗ тулысынча ябылды.

-    “Август-Лениногорск” оешканнан бирле, хуҗалык җирләре No-Till (*(инглизчә, “сөрмичә”) методы буенча эшкәртелә. Югары уңышның сәбәбе дә шундамы?

-    No-Till технологиясе буенча икенче сезон эшлибез. Бу бераз сабырлык сорый, тик бераз вакыт узгач, туфракның сәламәтләнүенә һәм уңдырышлылыгы артуына китерәчәк. Ел саен агрофирмада җир эшкәртү культурасы арта. Яз көне без эретмә төенен эшләтеп җибәрдек, аның ярдәмендә кырда эшкәртүләрнең нәтиҗәлелеге артты һәм эшчеләргә йөкләнеш кимеде. Үз вакытында тиешле күләмдә ашламалар кертелә, культураларның чәчүлек әйләнеше күзәтелә. Бу чаралар комплексы һәм механизаторларның югары нәтиҗәгә ирешү мотивациясе булу ахыргы нәтиҗәлелекне билгели.

-    Эшкә хезмәткәрләрне ничек җәлеп итәсез, кызыксындырасыз?

-    Бездә лаеклы шартлар куелган. Стабиль рәвештә айга ике тапкыр хезмәт хакы түләнә. Эш нәтиҗәсе буенча ел дәвамында өстәмә премия бирелә. Агрофирма хисабына хезмәткәрләр кайнар төшке аш белән тәэмин ителә, механизаторларга кырга кайнар аш китерелә. Химик препаратлар белән эшләүче хезмәткәрләр шифаханәгә ялга җибәрелә. Агрофирманың пенсионерлары да игътибарсыз калмый.

-    Димәк, “Август-Лениногорск” социаль юнәлешле предприятие?

-    Үзегез уйлап карагыз. Авыл хуҗалыгы җитештерүендә бәяләр  һәм чыгымнар артуына карамастан, райондагы социаль әһәмиятле проектларга 5 миллион сумнан артык акча юнәлдерелде, бу: Җиңү көне, Сабантуй, Өлкәннәр көне. Авыр тормыш хәлендә калган хезмәткәрләргә дә матди ярдәм бирелде.

-    Пайчылар белән үзара эшчәнлек ничек бара?
-    Пайчылар белән озак вакытлы аренда килешүләре төзелгән. Сезон нәтиҗәләре буенча гариза биргән барлык пайчылар да түләүләр алды, ә бу 1271 кеше. Сүз уңаеннан:  без пайларны да, милекчеләрнең җир участокларын да яхшы бәядән сатып алырга әзер. Барлык теләүчеләр мөрәҗәгать итә ала.

-    2022 елга нинди өметләр баглыйсыз?
-    Түземсезлек белән “Ялтау” фермасын эшләтеп җибәрүне көтәбез. Шулай ук аны киләчәктә киңәйтергә исәп. 7,4 мең гектар уҗым бодае чәчтек, уҗымнар кышка яхшы хәлдә керде.  Язгы культуралар мәйданы артачак, чөнки без әйләнешкә буш яткан 3,5 мең гектар җир керттек. Заманча техника ярдәмендә элек эшкәртелергә тиешле булган катлаулы ташлы участокларда чәчәргә уйлыйбыз. Максатлар, ресурслар бар, безнең кулдан килгәннең барысын да максимум эшләргә тырышачакбыз.

 

реклама хокукында

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев